news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 15 апрельгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ял бирергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин көч ведомстволарына 15 апрельгә кадәр Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрбиләр һәм иреклеләргә ярты елга бер тапкыр 14 тәүлек ял бирергә кушты. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Россия Саклану, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары, Росгвардия, Федераль Иминлек комитеты, Федераль сак хезмәтенә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, махсус дәрәҗәсе булган затларга, иреклеләр берләшмәсендә катнашучыларга ярты елга бер тапкыр 14 тәүлек ял бирүне тәэмин итәргә», - диелә Федераль Җыенга юллама нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр исемлегендә.

Билгеләп үтелгәнчә, юлдагы вакыт ял көннәренә кермәячәк. Югарыда атап үтелгән ведомстволарның җитәкчеләре 2023 елның 15 апреленә кадәр докладлар тәкъдим итәргә тиеш.

Искәртеп узабыз, 21 февральдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда Путин махсус хәрби операциядә катнашуның «гаять зур физик, психологик йөкләнешләр, көн саен үз сәламәтлегең һәм тормышыңны куркыныч астына кую» белән бәйле булуын белдерде һәм хәрбиләргә даими ял бирергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100