news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин 12 яшькә кадәрге балалар өчен авиабилетларга ташлама ясарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин 12 яшькә кадәрге балаларга Россия буенча авиабилет бәясеннән кимендә 50 процент ташлама бирү чарасын күрергә һәм 1 февральгә кадәр хәбәр итәргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2024 елның 20 декабрендә Дәүләт Советының Россиядә гаиләләргә социаль ярдәм мәсьәләләренә багышланган утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрнең тиешле исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«РФ хөкүмәтенә авиакомпанияләр тарафыннан 12 яшькә кадәрге балалар өчен эчке һава линияләрендә һәм Россия территориясе өстендә гамәлгә ашырыла торган халыкара һава линияләрендә һава транспортында йөрү бәясенең 50 процентыннан да ким булмаган күләмдә ташламалар бирүне тәэмин итә торган чаралар күрергә», - диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Доклад 2025 елның 1 февраленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, бу мәсьәлә буенча Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot