news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: 1 майдан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына тигезләячәкләр

Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына вакытыннан алда тигезләргә вәгъдә итте.

Путин: 1 майдан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына тигезләячәкләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 маеннан хакимиятнең минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Бу хакта «Газета.Ru» хәбәрчесе белдерә.

"Бу күрсәткечләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан тигезләү планлаштырылган иде", - диде РФ Президенты.

Хәзергә минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум тәшкил итә, яшәү минимумы – 11 меңнән артык, дип ачыклык кертте Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100