news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 1 марттан соң эшен югалткан гражданнарның гаиләләренең матди хәлен бәяләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә 2022 елның 1 мартыннан соң эшен югалткан гражданнарның гаиләләренең мохтаҗлыгын бәяләүнең аерым тәртибен билгеләргә кушты. Дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында чыкты.

Мондый гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа системасы агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

«Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә: социаль ярдәм чаралары күрсәтү максатларында, 2022 елның 1 мартыннан соң эшен югалткан һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган кешеләрнең гаиләләренең мохтаҗлыгын бәяләүнең аерым тәртибен 2022 елның 31 декабренә кадәр билгеләргә», — диелә документ текстында.

Россия лидеры керемнәре кимегән балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм алу мөмкинлеген арттырырга кушты. Йөкләмәне үтәү вакыты - 2021 елның 30 апреленә кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100