news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: 1 февральдән 20 миллионга якын кешегә 40тан артык төрле түләүләр индексацияләнде

Путин: 1 февральдән 20 миллионга якын кешегә 40тан артык төрле түләүләр индексацияләнде
Фото: Кремльнең матбугат хезмәте

Россиядә 1 февральдән 40тан артык төрле социаль түләүләр индексацияләнде, әлеге чаралар 20 млн кешегә кагылды. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«1 февральдән 20 миллионга якын кеше өчен 40тан артык төрле түләүләр 7,4 процентка индексацияләнде. Бу — ана капиталы, беренче балага ул хәзер – 630 мең сум, икенче балага 833 мең сумга җитте», – дип искәртте дәүләт башлыгы.

Ул ел башыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артуын өстәде – хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә. Шулай ук Путин хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка «боларның барысы да чынлыкта ничек эшләп китүен» хәбәр итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot