news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: 1 апрельдән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакы 50 процентка кадәр арта

2024 елның 1 апреленнән төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлеше шактый үсәргә тиеш. Киләчәк технологияләр форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип чыгыш ясады.

Ул ассызыклаганча, бу карар төбәкләрдә эшләүче барлык медикларга да кагылырга тиеш.

«1 апрельдән төбәкләр (медицина белгечләренә) хезмәт хакының оклад өлеше, өстәмә түләүләрне саклап, 50 процентка кадәр арттырырга тиеш. Без һәрвакыт фиксацияләнгән өлешнең тәэмин ителергә тиешлеге турында сөйлибез», – дип ассызыклады Президент.

Моннан тыш, хөкүмәт мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче федераль оешма хезмәткәрләренә карата шундый ук карар кабул итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы шулай ук кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен айлык түләүләрне арттыру турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100