news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Урмай авылында яшь мөселманнар өчен оештырылган җәйге курслар тәмамланды

Чувашиянең Урмай авылында яшь мөселманнар өчен оештырылган җәйге курслар тәмамланды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Чувашиянең Урмай авылындагы «Тау башы» мәчетендә яшь мөселманнар өчен оештырылган рухи-әхлакый җәйге курслар тәмамланды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам Рафаэль хәзрәт Минадиевның зирәк җитәкчелегендә тәҗрибәле мөгаллимнәр һәм мәчет активистлары бар белгәннәрен яшь шәкертләр белән уртаклашты. Балалар ислам нигезләрен үзләштерде, Изге Коръәнне укырга өйрәнде, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәнде.

Смена «Шәкертләр бәйрәме» белән тәмамланды. Балалар смена барышында нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтте.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Рафаэль хәзрәткә, барлык мөгаллимнәргә һәм активистларга авыр һәм файдалы хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot