news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәяхәт, гитара, электромобиль: Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялын чынга ашырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда һәм шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүче балаларның теләкләрен үтәде

Сәяхәт, гитара, электромобиль: Рөстәм Миңнеханов балаларның хыялын чынга ашырды
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул республикада яшәүче һәм Луганск Халык Республикасындагы Татарстан шефлыкка алган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноедан килгән балаларның хыялларын чынга ашырды. Балалар татлы күчтәнәчләр, уенчыклар һәм музыка кораллары алды. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Илданга – Мольберт

Питрәч районы Иске Шигали авылыннан алты яшьлек Илдан Булатов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Аның хыялын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чынга ашырды.

«Илданга Рөстәм Миңнеханов исеменнән мольберт һәм татлы күчтәнәч тапшырдылар. Малай үзенең хатында нәкъ менә шундый бүләк турында хыяллануын язган, ә республика Рәисе аны чыршыдан алды», - дип язган Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында.

Илдан – инвалид бала. Ул бик кызыксынучан һәм шат күңелле малай: табигатьтә йөрергә, таганда атынырга һәм тауда шуарга, туп уйнарга, мультфильмнар карарга һәм музыка тыңларга ярата.

«Аңа барысы да кызык, һәм ул сәламәт яшьтәшләренең кулыннан килгән бөтен нәрсәне эшләргә тырыша», – дип сөйләде аның әнисе.

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов сабыйга республика Рәисе исеменнән бүләк тапшырды, ә Кыш бабай Илданга бәхет, уңышлар, әнисен тыңлавын һәм яхшы билгеләргә генә укуын теләде.

Фото: t.me/galimovatatarstan

Елизаветага – гитара

Буадан VII сыйныф укучысы Елизавета Нестерованың хыялы да Яңа ел алдыннан чынга ашты. Бүләкне кызга Рөстәм Миңнеханов исеменнән Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов тапшырды, ул аларның гаиләсенә Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә килде.

Елизавета 2нче лицейның VII сыйныфында укый. Аның хыялы – гитаралы булу, ул хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче әтисе Алексей Нестеров белән бәйле.

«Миңа әтиемнең гитарада уйнавы бик ошый иде. Ул миңа һәрвакыт: «Син булдыра аласың», – дип әйтеп килде», - диде Лиза.

Фото: buinsk-tat.ru

Музыкага мәхәббәт кызга нәкъ менә әтисеннән күчкән. Ул вокаль ансамбльдә шөгыльләнә, ләкин күп балалы гаиләдә кыйммәтле уен коралын сатып алу гел кичектерелеп килгән.

Ранис Камәртдинов Лизага укуында уңышлар теләде, аңа һәм энесенә татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Елизаветаның әтисен махсус хәрби операция зонасына 2022 елның көзендә чакыралар, ул «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Ул мөмкинлек булганда элемтәгә чыга. Без аны зарыгып көтәбез һәм аның исән-сау булуын телибез. Бүләкләр өчен зур рәхмәт. Киләсе еллар һәр кешегә тынычлык алып килсен», - дигән теләкләрен җиткерде Елизаветаның әнисе Оксана Нестерова.

Аленага – Казанга сәфәр

Тиздән сигез яшьлек Алена Дрожинаның да хыялы чынга ашачак.

Ул Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яши, бу – Татарстан шефлыкка алган шәһәр. Аның хыялы – Казанга барып, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм балалар хоры коллективлары белән танышу.

Бу теләкне үтәү гыйнвар аеның икенче яртысына планлаштырылган.

Фото: t.me/nail_magdeev

Егорга – уен кухнясы

«Теләкләр чыршысы» акциясенең аерым бер тарихы Чаллыдан биш яшьлек Егор Потанин белән бәйле. Бала уен кухнясы турында хыялланган. Беренче тапкыр ул аны Санкт-Петербургта Альбрехт исемендәге үзәктә реабилитация узган вакытта күргән – анда уен бүлмәсендә шундый кухня торган, һәм малай даими рәвештә анда нидер әзерләгән.

Егорга биш яшь, ул аутизмнан интегә. Малай әлегә сөйләшми һәм үзенә ни әйткәннәрен аңламый, ләкин балалар бакчасында аны бик тәрбияле малай дип атыйлар. Әнисе аны даими рәвештә реабилитациягә йөртә. Егор бассейнны бик ярата һәм бик шатланып әнисенә аш бүлмәсендә ризык әзерләргә булыша.

«Егорга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк һәм шәһәребездән татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Очрашу җылы һәм ихлас булды: баланың күзләрендә шатлык очкыннары күрү – иң зур бүләк. Мондый акцияләрдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм – без бергәләп чып-чын могҗизалар тудырабыз һәм балаларга Яңа ел тылсымы бәхетен бүләк итәбез», – дип язган Чаллы мэры Наил Мәһдиев Телеграм-каналда.

Максимга – швед стенкасы

Тугыз яшьлек Максим Замошников балалар мәйданчыгы турында хыялланган.

Максим – ятим бала, ул Рубежноеда яши, бу – Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган тагын бер шәһәре.

Малай даими рәвештә ишегалдындагы балалар мәйданчыгында уйный һәм үз өендә дә шундый ук мәйданчык булуын теләгән. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында ул нәкъ менә шушы теләген җиткергән иде.

«Татарстан Рәисенә Рәхмәт!» - диде малай Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырылган швед стенасы өчен.

Фото: t.me/galimovatatarstan

Раниска – музыка

Казанда яшәүче унике яшьлек Ранис Сафиуллин чыбыксыз колонка турында хыялланган. Ранис сөйләшә алмый, әмма үз теләген мөстәкыйль рәвештә язган.

Музыка аның тормышында мөһим урынны били: Ранис спорт музыкасын ярата, хоккейга йөри, спектакльләр һәм концертлар карый. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул яраткан көйләрен тыңлар өчен колонка бүләк итүләрен теләгән.

«Ранис, бөтен хыялларың да тормышка ашсын! Ә өегездә һәрвакыт иминлек, шатлык тантана итсен», - дигән теләкләр җиткерделәр аңа һәм аның гаиләсенә Татарстан Рәисе исеменнән.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте тәкъдим итте

Әмиргә – роботлар, Азалиягә – курчак йорты

Баулыдан җиде яшьлек Әмир Краснов робототехника җыелмасы сораган. Ул Кыш бабайга шигырь сөйләде һәм Татарстан Рәисе исеменнән кыйммәтле бүләк алды.

Әмирнең әтисе махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Малай мәктәпкә йөри, сеңлесен бик ярата һәм әтисенең җиңү белән әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтә.

Өч яшьлек сеңлесе Азалиягә исә күптән хыялланган курчак йортын бүләк иттеләр. Азалия балалар бакчасына йөри һәм уенчыклар белән уйнарга ярата.

Республика Рәисе исеменнән бүләкләрне балаларга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров тапшырды.

«Хәрби хезмәткәрләр ил чикләрен, безнең тынычлыкны саклый. Иң мөһиме – барысы да исән-сау булсын. Әтисе исән-сау әйләнеп кайтсын һәм җылы, уңайлы йортта балаларын тәрбияләвен дәвам итсен», - диде башлык.

Эмир – ЮХИДИ инспекторы ролендә

Ундүрт яшьлек Эмир Хәйруллин үзен ЮХИДИ хезмәткәре ролендә сынап карарга хыяллана. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17нче утырышы вакытында узган «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның открыткасын сайлап алды.

Эмир – инвалид бала, Казанда яши. Ул җинаятьләрне тикшерү турында фильмнар белән мавыга һәм танылган сериалларны яттан белә диярлек. Малай һәрвакыт машинада тәрәзәне ача һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән беренче булып исәнләшә.

Эмир «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Бөтенроссия иҗади сменасы» тематик өстәмә гомуми үсеш программасы буенча белем алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булды, бу аңа инспектор һөнәре белән якыннанрак танышырга һәм үзен яңа рольдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: apastovo.ru

Илдан өчен – «Яндекс Станция»

Биш яшьлек Илдан Галиевка акыллы колонка тапшырдылар.

Илдан бик актив бала: ул бию, футбол, тимераякта шуу белән мавыга, конструкторлар һәм машинкалар белән эшләргә, фотога төшерергә, барыннан да бигрәк «Лего» белән уйнарга ярата.

Малайның әтисе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Улына ярдәм итү һәм бәйрәм кәефе тудыру өчен, Илданның әнисе акциянең сайтында аның теләге турында язган.

Чыршыдан шул теләк язылган шарны Татарстан Рәисе алды, ә бүләкне Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин аша тапшырдылар. Аның Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә килүе Илдан өчен чын бәйрәм булды: ул шигырь сөйләде һәм Рөстәм Миңнехановка теләген үтәгәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: t.me/galimovatatarstan

Василисага – электромобиль

Рубежное шәһәреннән Василиса Овчаренко күптән хыялланган балалар электромобиле алды.

Кыз Луганск Халык Республикасында яши. Аның әтисе дә махсус хәрби операциядә катнаша.

«Луганск Халык Республикасыннан Василисага электромобиль тапшырылды инде. Рөстәм Миңнеханов әле көндез үк Теләкләр чыршысыннан Яңа ел шарын сайлап алды, ә кичкә теләкне инде чынга ашырдылар», – дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Һичшиксез үтәячәкбез!»

Гадәттәгечә, «Теләкләр чыршысы» акциясе Яңа ел алдыннан уза һәм теләгән һәркемнең балачак хыялларын чынга ашырырга, ярдәмгә аеруча мохтаҗларның күңелләренә җылылык өстәргә мөмкинлек бирә.

Акциядә авыр тормыш хәлендәге 3-17 яшьлек балалар, мөмкинлекләре чикле балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген калдыра. Теләкләрне чыршыны бизи торган махсус шарларга урнаштыралар.

Бу юлы акция 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм ул 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. «Быел сайтка өч меңнән артык гариза килде. Аларны һичшиксез үтәячәкбез!» - дип язды элегрәк республика лидеры Рөстәм Миңнеханов МАХ каналында.

«Татар-информ», Эльза Кузнецова

news_right_1
news_right_2
news_bot