news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пушкинода татар мәдәнияте фестивале узды

7 июнь көнне «Пушкино» мәдәният йортында «Халыклар бердәмлегендә — Россия көче» татар мәдәнияте фестивале булып узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручы – округ администрациясе ярдәмендә «Татар мәдәни-агарту үзәге» Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасы. Кунаклар арасында – Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү Татар мәдәни-агарту үзәге, округның иҗтимагый палатасы һәм ветераннар советы, шулай ук Пушкиндагы интернациональ дуслык йорты вәкилләре.

Фестивальнең төп өлеше концерт булды: милли биюләр һәм җырлар, аларда төрле мәдәниятләрнең гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, татар мәдәниятенең колоритын һәм байлыгын чагылдырган ачык костюмнар җанланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot