news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пушкино шәһәре мөселман җәмгыяте хәрби госпитальгә медикаментлар тапшырган

Пушкино шәһәр округы мөселман җәмгыяте рәисе, округның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Фәсхетдинов һәм «Мәскәү шәһәре Таганка районы татарлары милли-мәдәни автономиясе» рәисе Рәфыйк Вәлитов Пушкино шәһәрендәге хәрби госпитальгә хәйрия сәфәре белән килде. Кунаклар учреждениегә хәрбиләрне дәвалау өчен дистәләгән медикамент һәм дару формалары җыелмасын тапшырды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Хәрби госпиталь җитәкчесе Роман Безносик һәм госпиталь коллективы мөселман җәмгыяте белән татар автономиясенә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдергән.

Пушкино шәһәре мөселманнары һәм имам-мөхтәсиб Рамил Фәсхетдинов госпитальләргә һәм яраланган хәрбиләргә даими нигездә ярдәм күрсәтә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөкләр җибәрә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot