news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Пушкин картасы»н 14 яшькә кадәрге балалар өчен дә гамәлгә кертергә мөмкиннәр

Россия Мәгариф министрлыгы Мәдәният министрлыгы белән «Пушкин картасы» программасына 14 яшькә кадәрге балаларны кертү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Парламентская газета».

Аның сүзләренчә, программа оештыру мәсьәләләре, шул исәптән финанс мәсьәләләре белән бәйле рәвештә өлкән яшьтәге балаларга кагыла. Министр яшь чиген төшерүнең дөрес идея булуын да кире какмый.

«Әйдәгез, Мәдәният министрлыгы белән тикшерербез, һәрхәлдә, кече яшьтәге балаларга «Пушкин картасы» проектында катнашу мөмкинлеге бирү өчен нәрсә эшләп булуын, чикләүләрнең нәрсәдә икәнен аңларбыз, бу – аларның проекты...», – диде Кравцов.

«Пушкин картасы» программасы Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2021 елда кертелде. Аның ярдәмендә Россиянең 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләре федераль финанслау хисабына театрларга, музейларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бара ала. Башта картаның номиналы елына өч мең сум тәшкил итте, 2022 елның гыйнварыннан ул биш мең сумга кадәр арттырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100