Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан «Пушкин картасы»н кулланучылар саны буенча рейтингта – икенче урында
Рәсмиләштерелгән «Пушкин картасы» саны буенча рейтингта Татарстан – дүртенче, кулланучылар саны буенча икенче урында. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Пушкин картасы» программасы һәм яңа оператор белән эшчәнлек нәтиҗәләре, үсеш юнәлешләре, сату механизмнарын камилләштерү» темасына багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.
Татарстан Мәдәният министрлыгының Стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге башлыгы Айгөл Софийская әйтүенчә, Татарстанда «Пушкин картасы»ннан актив кулланучы 403 мең кеше исәпләнә.
«Россия Мәдәният министрлыгының 1 майга булган мәгълүматларына караганда, рәсмиләштерелгән карталар буенча рейтингта Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар краеннан соң Татарстан дүртенче урынны били. «Пушкин картасы» буенча чараларга билетлар сатып алучылар санына килгәндә, Татарстан Санкт-Петербургтан соң – икенче урында. Санкт-Петербургның беренче урында булуы гаҗәп түгел, ул Россиянең мәдәни башкаласы санала. Татарстанның икенче урында булуы белән горурланабыз», – дип белдерде Айгөл Софийская.
Сатылган билетлар саны буенча яшьләр арасында мәдәният сарайлары, клублар, кинотеатрлар аеруча популяр. Аннары исемлектә – театрлар, музейлар, галереялар, китапханәләр, концерт мәйданчыклары, белем бирү учреждениеләре.
Айгөл Софийская сүзләренчә, республикада «Пушкин картасы»ннан иң күп кулланучылар – 14-16 яшьтәгеләр. Картадан актив файдаланучылар апрельдә 59 мең 219 кеше тәшкил итә. «Бу – картасы булган барлык яшьләрнең 15 проценты гына, мәдәни тормышка тагын да күбрәк балалар җәлеп ителсен иде дип телибез», – диде Мәдәният министрлыгы вәкиле.
Сатылган билетлар буенча «Татаркино» оешмасы, Тукай исемендәге филармония, Камал театры, Татарстан Милли музее, уку йортлары арасында Әлмәт көллияте лидер санала. Районнардан исә Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Тәтеш һәм Әлмәт районнары алдынгы. «Аудиторияне киңәйтү максатыннан без https://pro.culture.ru/ порталында балалар йортларын, лагерьларны теркәүне сорыйбыз. Шул рәвешле, аларны мәдәни вакыйгаларга оештырып алып килеп булыр иде», – диде Айгөл Софийская.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина проектның 2021 елдан гамәлгә ашырылуын искәртте. Быел беренче кварталда 399 мең 547 «Пушкин картасы» чыгарылган. Карта хуҗалары арасында 18 яшькә кадәрге 116 мең 751 укучы теркәлгән. Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, әлегә «Пушкин картасы»ннан файдалануда студентларның сүлпәнлеге күзәтелә. «Студентларның «Пушкин картасы» буенча мәдәни чараларга аз йөрүе белән килешеп бетеп булмый. Алар белән адреслы эш оештырылырга тиеш», – диде ул.
Алсу Әсәдуллина фикеренчә, укучыларның кинога гына түгел, башка мәдәни чараларга да актив йөрүенә ирешү өчен, ата-аналар ярдәме кирәк.
«Гадәтләр гаиләдә формалаша: ата-ана театрга йөргән икән, бала да йөриячәк. Мәктәп программасын театр репертуарына кертү балаларны театрга җәлеп итүгә китерә. Бу – үзе бер мохит. Хәзер биш ел эчендә уңай нәтиҗәләр күренә. Беренче елда авыррак булды, теге яки бу мәдәни чарага күндерергә кирәк иде, хәзер бик яратып йөриләр. Әйтик, «Созвездие-Йолдызлык» резиденциясен бик яратып кабул иттеләр. Яшь тамашачы театрына да йөрергә яраталар, чөнки репертуарлары кызыклы», – диде Алсу Әсәдуллина.
Айгөл Софийская укучыларны музей, театрлар дөньясы белән кызыксындыру максатыннан ике акция гамәлгә кертелүен әйтте. «Әти-әниеңне музейга китер» акциясе буенча бала «Пушкин картасы» белән билет сатып ала икән, ата-анага да 10 процент тирәсе ташлама булачак. Россиядә мондый тәкъдимгә ихтыяҗ зур. «10+1» акциясе буенча ун укучы икән, озата баручы кеше бушлай эләгә алачак», – дип сөйләде Айгөл Софийская.
Ел башыннан Татарстан яшьләре мәдәни чараларга 229 миллион сумнан артык акча тоткан. Бу күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынны били.
«Пушкин картасы» программасы Россия Президенты инициативасы буенча илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз