Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Пушкин картасы» программасы кураторы мәдәни чараларга билет сатып алырга өндәде
Быел 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Казан – халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында «Пушкин картасы» проекты буенча алдынгы урында. 14-22 яшьтәгеләрнең 70 проценты «Пушкин картасы»ннан файдалана.
«Татарстанда ВТБ банкы» оешмасының клиентлар белән эшләү хезмәте идарәсе директоры – «Пушкин картасы» программасы кураторы Галина Фоминых «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Пушкин картасы» проектына багышланган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте. ВТБ 2026 ел башыннан «Пушкин картасы» программасының яңа банк-операторы булды.
«Татарстанда көн саен 100гә якын бала паспорт ала. Шул ук көнне яки икенче көнгә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерү яхшы традиция булыр иде», – диде Галина Фоминых.
Ул Яңа ел бәйрәмнәре чорында 700 меңнән артык карта рәсмиләштерелгәнен, чараларга 2 миллионнан артык билет сатып алганнарын, моңа 1 миллиард сум акча тотылганын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда, «Пушкин картасы» буенча түләүләр саны һәм күләме ике тапкыр арткан.
Россиядә исә 7 миллион кешедә «Пушкин картасы» бар. Быел гыйнвардан билет алуга 6 миллиард сумнан артык акча тотылган. Галина Фоминых картадан иң актив кулланучылар 15-19 яшьлекләр булуын билгеләп үтте. Апрельдә «пушкинистлар» өчен махсус тәкъдим дә кертелде: бушлай Яндекс-подписка, яшьләргә дип махсус тәкъдим ителгән уку программасына, фильмнарга эксклюзив керү», – диде Галина Фоминых.
Ул шулай ук югары уку йортларында проектны алга сөрү буенча чаралар узуын, картаны чыгару һәм куллану буенча инструкция белән видеоролик әзерләнүен әйтте. «Яңа уку елыннан сыйныф сәгатьләре өчен финанс белеме буенча махсус материаллар тәкъдим итәчәкбез. «Пушкин картасы» блокларның берсе булачак», – дип белдерде ул.
Галина Фоминых, укучыларга мөрәҗәгать итеп, билет сатып алуда актив булырга өндәде. «Бүгенгә Татарстанда 1 миллиард сумга якын акча кулланылмаган. Билет алыгыз, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз