Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пушкин картасы буенча һәр өченче билет кинога, һәр алтынчысы музейга сатып алынган
ВТБ сентябрьдә 5 еллык юбилеен билгеләп үткән «Пушкин картасы» программасының арадаш эшенә нәтиҗә ясады. Катнашучылар мәдәни чараларга 57 млрд сумнан артыкка 115 млн билет сатып алган.
Пушкин картасы буенча ешрак кинога (37 процент), театрлар һәм мәдәният йортларына (17шәр процент), музейларга (16 процент), концертларга (6 процент), китапханәләргә (4 процент) йөргәннәр. Программа кысаларында Третьяков галереясенә 814 мең тапкыр, Мариин театрына 285 мең тапкыр барганнар. Быел Пушкин картасы буенча каралган иң популяр фильм «Чебурашка 2» булган – 1 миллионнан артык билет сатып алынган.
2026 елның 9 ае эчендә ВТБ 7,3 млн Пушкин картасы биргән, алар буенча 13 млн билет сатып алынган. Картаны рәсмиләштерү буенча иң актив төбәкләр булып Чувашия Республикасы (14-22 яшь арасындагыларның 76 проценты инде картаны рәсмиләштергән), Татарстан Республикасы (69 процент), Оренбург өлкәсе (68 процент), Удмуртия Республикасы һәм Тамбов өлкәсе (67әр процент) санала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз