Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пушилин: Татарстан белән мөнәсәбәтләр ДНР Россия субъектына әйләнгәнче үк төзелгән иде
Донецк Халык Республикасының Татарстан белән хезмәттәшлеге күп өлкәләрдә ул РФ субъектына әйләнгәнче һәм махсус хәрби операция башланганчы күпкә алдарак төзелгән иде. Бу хакта KazanForum журналистларына ДНР башлыгы Денис Пушилин сөйләде.
«Без алдагы этапларда ярдәм һәм терәк сиздек, дуслык элемтәләре моңа кадәр үк төзелгән иде. Хәзер без күп кенә хәрбиләрнең Донбасс һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклауларын күрәбез. Моның өчен аерым рәхмәт сүзләре. Хәзер без бер ил, һәм мәнфәгатьләр дә уртак», - диде Пушилин.
Ул шулай ук ДНР белән Татарстан арасында гуманитар, мәдәни планнарда үзара хезмәттәшлекнең яхшы җайга салынганын сөйләде. Форум кысаларында бу хезмәттәшлекне тиешле документлар белән рәсмиләштерүче өстәмә килешүләр имзаланачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Донецк Халык Республикасы Татарстан белән химия сәнәгатендә, машина һәм станоклар төзелешендә, металлургиядә һәм башка мөһим өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз