Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Пушкин картасын» куллану яшь кешенең яшәү урынына бәйләнмәгән
Программа 1 сентябрьдән старт ала. Картаны 31 декабрьгә кадәр кулланып булачак.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Пушкин картасын» яшь кеше бөтен Россия буйлап куллана ала. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова 14 — 22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проектның үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләде.
«Әйтик, Актаныш яки Әгерҗе кешесе Пушкин картасына Казанда да, Санкт-Петербургта да билет ала ала. Ләкин шунысы бар — ул аны бары тик үзе генә куллана ала», — диде ул ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
Ягъни, карта белән билет алганда да, аны кулланганда да контроль булачак. Яшь кеше үзенең картасындагы акчага бер мәдәни чарага ике билет алган очракта да, ул аның белән башка кешене алып керә алмаячак.
- «Пушкин картасы» 14 -22 яшьлек кешеләргә бирелә. Бу — Россиядә 13 миллион чамасы кеше. Картага 3 мең сум акча салынган була.
- Программада катнашу өчен «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасы аша теркәлергә кирәк булачак. «Пушкин картасы» программасына кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.
- Программа 1 сентябрьдән старт ала. Картаны 31 декабрьгә кадәр кулланып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз