news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Пушкин картасы» программасы репертуарын махсус комиссия тикшерәчәк

Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша.

«Пушкин картасы» программасы репертуарын махсус комиссия тикшерәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Пушкин картасы» программасына катнашачак мәдәни чараларны махсус эксперт комиссиясе тикшерәчәк.

«Репертуарны экспертлар төркемнәре карый. Татарстанда да ул төркем төзелде. Әлеге төркем репертуарның тематикага туры килүен тикшерә», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.

«Көч куллану, җәберләүләргә чакыру, деструктив гамәлләргә бәйле күренешләр булганда спектакльләр „Пушкин картасы“ аша карап була торган афишага тәкъдим ителми», — дип аңлатты министр.

Татарстанда бу экспертлар төркемендә кемнәр булуы билгеле түгел. Ирада Әюпова бу исемлекнең ачык мәгълүмат кырына чыгарылмаячагын әйтте.

Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Шуларның 30ы дәүләти, 30ы — муниципаль, икесе хосусый. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, цирк, мәдәният сарайлары һәм башкалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot