Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Пушкин картасы» белән кино карап булачак, әмма республика фильмнары бу исемлектә юк
Картадагы 5 мең сумның 2 мең сумын РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды хисабына төшерелгән фильмнарны карауга тотып була.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Пушкин картасы» буенча кинотеатрларга да кереп булачак. Әмма РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган карарда Россиядә төшерелгән фильмнар турында сүз барса да, регионнарда төшерелгән фильмнар күздә тотылмаган.
«Карарны карадым — анда РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды финансларына төшерелгән фильмнар дип язылган. Бу исемлектә безнең милли фильмнарга урын табылмаса, тагын да начар хәлдә калачакбыз», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.
«Безнең „Пушкин картасы“ белән күрсәтерлек фильмнарыбыз бар. „Кырык беренче ел балалары”н күрсәтә алыр идек, мәсәлән. "Тарлан“ чыгачак. Хәзер нишләргә дә белмим. Бүген ТР Мәдәният министрлыгына хат яздык», — диде ул.
«Пушкин картасы» 14 — 22 яшьлекләргә мәдәни чараларга керү өчен бирелә. 2021 елда аның суммасы 3 мең сум булса, быел 5 мең сумга җитте. Әлеге сумманың 2 мең сумын кино карау өчен тотып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз