news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Псковтан Казанга туры авиарейс ачыла

Псковтан Казанга туры авиарейслар 4 сентябрьдә ачылачак. Яңа юнәлеш буенча очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта Псков өлкәсе губернаторы Михаил Ведерников Telegram-каналында хәбәр итте.

«Без Псков – Казан яңа авиаюнәлешне ачабыз. 4 сентябрьдән самолетлар Псков – Казан маршруты буенча атнага ике тапкыр оча башлаячак. Очыш вакыты 2 сәгать 15 минут тәшкил итә. Билетлар инде сатуга чыкты», – дип язган Ведерников.

Чәршәмбе көнне самолет Казаннан Псковка 20.25 сәгатьтә килеп, кире 21.15 сәгатьтә очып китә, дип ачыклык кертә губернатор.

Татарстан башкаласыннан очкыч Псковка якшәмбе көнне 20.55 сәгатьтә китәчәк. Кире очып китү 21.45 сәгатькә планлаштырылган.

Пассажирларны 50 кешегә исәпләнгән Bombardier CRJ 200 очкычларында ташыячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot