Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Псков шәһәре янында товар поезды астында калган бала һәлак булган
Фаҗига урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Псков өлкәсе Стругокрасненск районы Новоселье станциясендә бер бала поезд астында калган. Бу хакта ТАССка якшәмбе көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе вәкиле Юрий Черепицкий хәбәр иткән.
“Бүген, 3 июньдә, 11 сәгать 40 минутта Псков өлкәсе Стругокрасненск районы Новоселье станциясендә товар поезды велосипедта барган 14 яшьлек баланы бәрдергән. Бала үлгән”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук фаҗига урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өч хезмәткәре килгәнлеген өстәп әйткән. “Хәзер урында Россия Тикшерү комитетының Төньяк-Көнбатыш идарәсенең транспорт буенча тикшерүчеләре эшли. Булган хәлнең барлык мәгълүматлары ачыклана”, - дип аңлаткан Черепицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз