Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Психологлар психик тайпылышлары булган яшүсмерләр арту турында: Барысы да балачактан килә
Россиядә психик сәламәтлеге какшаган яшүсмерләр саны ун елда 53 процентка арткан.
Ни өчен психологлар ярдәменә мохтаҗ булган яшүсмерләр саны арта? Ата-аналар гаеплеме, социаль челтәрләрме? Ни өчен балалар төзәтеп булмаслык адымга бару турында уйлана башлый һәм зурлар моңа ничек юл куймаска тиеш? «Татар-информ» бу сорауларны психологларга бирде.
Психик тайпылышлары булган балалар саны арта
Россиядә психик тайпылышлары булган 15-17 яшьлек яшүсмерләр саны ун елда 53 процентка арткан. 2015 елда мондый балалар саны 18,5 мең булса, 2024 елда бу күрсәткеч 28,3 меңне тәшкил иткән. Мондый мәгълүматны Росстатка сылтама белән «Известия» газетасы китерә.
Белгечләр Россиядә психик тайпылышлары булган яшүсмерләр саны артуын, беренче чиратта, авыруларны диагностикалау сыйфаты яхшыру белән бәйли.
«Фән һәм медицина бер урында гына тормый. Мәсәлән, бүгенге көндә игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы (СДВГ) турында күп сөйлиләр. Бу балалар бөтенесе берьюлы авырый башлады, дигән сүз түгел. Без бу синдромны дөрес ачыкларга өйрәндек. Депрессия һәм биполяр тайпылышлар турында да шулай ук әйтергә була», — дип сөйләде «Татар-информ»га балалар психологы Дарья Дугенцова.
Психолог сүзләренчә, бүгенге көндә аңа иң еш очракта селфхарм – үз-үзенә зыян китерү белән шөгыльләнүчеләр килә. Икенче урында – депрессиядән интегүче пациентлар. Өченче урында – биполяр тайпылышлы балалар.
Белгечләр Россиядә психик тайпылышлары булган яшүсмерләр саны артуны, беренче чиратта, авыруларны диагностикалау сыйфаты яхшыру белән бәйли
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
«Яшүсмерләр кинәт кенә авырый башламый, бу балачактан ук килә»
«Соңгы елларда белгечләргә депрессив халәттәге яшүсмерләр еш мөрәҗәгать итә. Алар кинәт кенә авырый башламый – бу балачактан ук килә», - диде психолог Ирэна Боброва.
Ни өчен яшүсмерләрдә психик тайпылышлар башлана? Белгечләр моны берничә фактор белән бәйли. Алар арасында социаль фактор да бар. Яшүсмернең кемнәр белән аралашуы һәм дус булуы роль уйный, ди психологлар.
«Икенче мөһим фактор – гаилә. Гаилә системасы никадәр «сыйфатлы» итеп оештырылган булуы, ата-аналарның балалар белән ничек аралашуы да роль уйный. Шул ук вакытта сүз ата-аналар турында гына түгел. Абый-апаларның, әби-бабайларның йогынтысын да онытырга ярамый», – дип билгеләп үтте Дарья Дугенцова.
Тышкы яктан караганда гаиләнең тормышы имин булып күренергә мөмкин, ләкин гаилә әгъзалары арасында эмоциональ якынлык булмавы ихтимал. Яшүсмер үзенә игътибар һәм ярату җитмәвен тоярга, үз эченә бикләнергә һәм борчулары белән бүлешә алмаска мөмкин.
«Яшүсмерне тынычландыру өчен иң нәтиҗәле юл – аның белән утырып сөйләшү. Еш кына ата-аналар, эштәге мәшәкатьләр белән кайнап, баласы белән сөйләшергә җай таба алмый. Аларны аңларга була, әлбәттә. Әмма имин гаилә – ул акчасы күп булган гаилә түгел, ә бала төшенкелеккә бирелми торган, якыннарының игътибарын һәм җылысын тоя торган, гаиләсе һәрвакыт аның яклы булачагын белә торган урын», - дип белдерде агентлыкка Татарстан Республикасы клиник психиатрия хастаханәсенең медицина психологы Людмила Невоструева.
Якыннарының игътибарын һәм җылысын тоймаган очракта, яшүсмерләр кайвакыт үз-үзенә зыян китерә, авыр эмоциональ халәтен физик авырту ярдәмендә басар өчен тәнен җәрәхәтли башлый, кайберәүләр хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлана.
Социаль челтәрләр аркасында, балаларга яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнү авыррак
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Социаль челтәрләр балаларга яшьтәшләре белән аралашырга комачаулый
«Психик проблемалар, һичшиксез, яшүсмернең укудагы уңышларына тәэсир итә. Мондый төшенке халәттә бала дәресләрен тиешенчә әзерли алмый, аның билгеләре төшә башлый», – ди Дарья Дугенцова.
Пубертат (җенси җитлегү) чорына күчкәндә, баланың төп игътибары укудан яшьтәшләр белән аралашуга күчә. Яшүсмер кызлар һәм малайлар яшьтәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга өйрәнә. Социаль челтәрләр аркасында, балаларга аралашырга өйрәнү авыррак.
Бүгенге яшүсмерләр үзләренең психикасына бик игътибарлы
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Психолог буларак, мине бүгенге яшүсмерләр сөендерә»
«Яшүсмерләрнең психикасы белән бәйле проблемаларны ата-аналарга һәм социаль челтәрләргә генә сылтарга ярамый. Гомумән, җәмгыятебез белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, яшьләр өчен бергәләп аралаша, иҗат итә торган оешмалар булдырырга кирәк. Балаларда эмпатия, патриотизм хисе тәрбияләргә кирәк. Яшүсмергә үзен гаиләсе өчен, җәмгыять өчен кирәкле кеше итеп тою бик мөһим. Моңа спорт яки хәрби-патриотик уеннар ярдәм итә ала», – дип белдерде Ирэна Боброва.
Людмила Невоструева билгеләп үткәнчә, бүгенге яшүсмерләр психологларга үзләре теләп килә. Алар зурлардан үзләрен психологка яки психотерапевтка яздыруларын сорый.
«Психолог буларак, мине бүгенге яшүсмерләр сөендерә. Мин аларның күбесенә сокланып карыйм. Аларның киләчәккә максатлары бар, алар ни теләгәннәрен һәм моңа ничек ирешергә кирәклеген белә. Олырак буыннар белән чагыштырганда, алар үзләренең психик сәламәтлегенә игътибарлырак. Алар үзләре теләп табибка бара. Бүгенге үсмерләрдән кеше чыкмаячак дип уйлау дөрес түгел», – дип билгеләп үтте Ирэна Боброва.
Кайбер ата-аналар психологка баруга каршы. Алар баласын мондый белгечкә йөртүне оят дип саный. Без бала чакта бернинди депрессия дигән нәрсә дә булмады, ди. Әмма депрессия – ул кәефсезлек түгел. Моны ул буын кешеләренең күбесе аңламый.
Кайвакыт әти-әниләр балаларын психиатрда исәпкә куярлар дип курка. Ләкин баланың гомере мөһимрәк түгелме? Баланы соңыннан исәптән чыгарырга мөмкин, ә вакытында игътибар итмәгән сәламәтлекне кайтарып булмавы ихтимал, дип искәртә белгечләр.
«Бүгенге яшүсмерләр үзләренең психикасына бик игътибарлы. Әмма бу аларда яңа проблемалар китереп чыгармый. Моны начар күренеш дип бәяләргә кирәкми», – дип әйтте Дарья Дугенцова.
Роман Баданов, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз