news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психолог Сальникова: Табигатьтә ял итү – баш мие өчен иң яхшы дару

Гаджетлардан еракта баш мие музыка, телетапшырулар яки телефонга килгән хәбәрләр кебек мәгълүмат агымын эшкәртү зарурлыгыннан азат ителә. Тышкы ярсыткычлар булмау (мисал өчен, шәһәр шау-шуы) баш миенә тынычланырга һәм контроль дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә. Бу хакта «Радио 1»гә психолог Дарья Сальникова сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, шәһәр мохите ясалма төсләр белән тулган, алар баш мие өчен күрү триггерлары булып хезмәт итә. Табигать безгә төп төсләр палитрасын тәкъдим итә, бу исә җиңеллекне тоярга ярдәм итә.

«Баш мие психологик яктан тынычрак, уңайлы халәткә керә, аңа бу катлаулы төсләрне эшкәртергә кирәкми. Бу – цифрлы детокс. Контент куллану белән дә шул ук хәл – безнең баш мие даими рәвештә нәрсәнедер сеңдерүдән туя, үсеш алудан туктый, ә һава сулап йөргән вакытта читләшү бара», - дип аңлатты психолог.

news_right_1
news_right_2
news_bot