news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психолог Илүзә Әминова гаиләне саклау һәм анда бәхет табу турында китап тәкъдим итә

Психолог Илүзә Әминова гаиләне саклау һәм анда бәхет табу турында китап тәкъдим итә
Фото: Татарстан китап нәшрияты

Татарстан китап нәшрияты психолог Илүзә Әминованың гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган «Ир белән хатын: кем кемне?» дигән яңа китабын тәкъдим итә. Әлеге басма — гаилә тормышының иң нечкә һәм катлаулы якларын яктырткан, тормышчан мисалларга нигезләнгән гамәли ярдәмлек, дип хәбәр итә нәшриятның матбугат хезмәте.

Мәхәббәтнең ничек башланганын күпләр белә, әмма ширбәт аеннан соң, хисләр ташкыны тынычланып, чын тормыш башлангач нишләргә икәнен берәү дә өйрәтми. Бәхет яки бәхетсезлек нәкъ менә шул вакытта – көнкүреш һәм гадәти мәшәкатьләр чоры җиткәч башлана. Автор гаиләне саклау, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гаиләдә бәхет табу өчен гамәли киңәшләр тәкъдим итә.

«Үз юлым» сериясендәге икенче китап дөнья күрде. Ул 3 мең данә тираж белән бастырылды. Татарстан китап нәшрияты өчен бу яңа юнәлеш – көндәлек тормышта реаль, файдалы киңәшләр бирә торган гамәли мотивацион әдәбиятка алындык. Әлеге сериянең, яңа чыккан китапның үз укучысы булыр дип ышанабыз. Иң якын кешең белән гармониядә яшәү темасы беркемне дә битараф калдырмыйдыр», – диде «Татар-информ»га Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин.

Илүзә Әминованың бу китабы «гаилә тормышына инструкция» булачак, диелә хәбәрдә. Бәхетле тормышка омтылырга өйрәтә торган басма озакламый сатуга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot