news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психолог балаларга йомгаклау имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итү өчен киңәш бирде

Психолог балаларга йомгаклау имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итү өчен киңәш бирде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мәктәп укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен интеллектуаль йөкләнешне физик активлык белән чиратлаштыру мөһим. Бу хакта гаилә һәм яшүсмерләр психологы Анна Антонец сөйләде.

Белгеч «Крым 24» каналына биргән интервьда һәр 45 минут саен укуны туктатып торырга һәм 15 минут гимнастика ясап алырга киңәш итте. Интеллектуаль йөкләнешне физик күнегүләр белән чиратлаштыру баш миенә мәгълүматны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Антонец.

Моннан тыш, психолог ата-аналарга балаларына психологик ярдәм күрсәтергә киңәш итә. Бу үсмерләрнең стресс дәрәҗәсен киметергә булышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot