news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психолог: Абьюз белән кайгыртуны бутарга ярамый

Ике төшенчәнең аермасы кешенең нинди хисләр кичерүенә бәйле, диде белгеч.

Психолог: Абьюз белән кайгыртуны бутарга ярамый
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

Гаилә психологы, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина мөнәсәбәтләрдә кайгыртучанлык белән абьюзны бутамаска киңәш итте.

«Гаиләләрдә абьюз белән кайгырту хисен бутыйлар. Аларны бутарга ярамый. Аларның аермасы – кешенең хисләре. Әгәр дә бу кайгырту, борчылу икән, кеше үзенә карата җылы хисләр кичерә. Ә инде шомлану барлыкка килсә, ярыңа үзең турында нидер әйтергә курыксаң, димәк, бу – абьюз», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.

Белгеч фикеренчә, абьюзның булу-булмавын белү кайчакта кирәк тә түгел. «Мөнәсәбтләрдә абьюзны барлыгын белү кирәкме икән ул? Әйе, әгәр син моны үз-үзеңне аңлар өчен белергә теләсәң – бер хәл. Әгәр инде башкаларны күзәтеп, аларга «ярлык» элсәң – бөтенләй икенче мәсьәлә», - дип ачыклык кертте ул.

  • Психолог Һава Шәйдуллина белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
news_right_1
news_right_2
news_bot