news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психиатр коронавирус белән авырган кешеләрнең нәрсәдән интегүе турында сөйләде

Ковид белән авырган кеше йокысызлыктан интегә башларга мөмкин.

«Йокысызлык - ковидтан соң борчулы-депрессив тайпылышларның берсе. Һәм бу да зарарсыз күренеш түгел», - дигән Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече, психиатр Георгий Костюк РИА Новостига биргән интервьюсында.

Covid-19 инфекциясе белән авырганнан соң берничә ай узгач психологик проблемалар, шул исәптән йокысызлык да барлыкка килергә мөмкин, диде ул. 

«Коронавирус белән авырган кайбер пациентлар берникадәр вакыт, кайвакыт берничә ай узгач үзендә артык борчылу, стресс, депрессив тайпылыш, йокы бозылу, эшкә сәләтлелек кимү, хәтер начараюны сизә башлый», - дип аңлатты белгеч.

Психиатр сүзләренчә, мондый тайпылышлар хастаханәгә салынган пациентлар өчен аеруча характерлы, ягъни алар авыррак формада авырган. Әмма җиңел кичерелгән авырудан соң да психикага йогынты булу очраклары сирәк түгел, дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100