Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Психолог: Стресс балаларда җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин
Төшенкелеккә еш бирелгән балада психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары булырга мөмкин.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Стресс төрле дәрәҗәдәге җитди авырулар сәбәпчесе булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде.
«Эмоциональ киеренкелек нәтиҗәсендә хроник авырулар килеп чыгарга, эндокрин, иммун системаларында баланс бозылырга мөмкин. Баланың рухи халәтенә килгәндә, ул үзен түбән бәяли, кирәгеннән артык тәнкыйтьли, үзен башкалар белән еш чагыштыра», — диде ул.
Психолог сүзләренчә, стресс туклану, йоклау, актив тормыш алып бару режимнарын боза. Моннан тыш, баланың игътибарлылыгы кими, аны куркыныч төшләр борчый башлый. Болар исә, үз чиратында, организмга бик нык тәэсир итә: психосоматик чирләр, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары авырулары килеп чыгу куркынычы туа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз