news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психолог балаларны беренче сыйныфка әзерләү өчен киңәшләр бирде

Юрий Зинченко искәрткәнчә, ата-аналар балага үз эшчәнлеген үзе көйләргә рөхсәт итәргә тиеш.

Психолог балаларны беренче сыйныфка әзерләү өчен киңәшләр бирде
Владимир Васильев

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Зинченко ата-аналарга баланы мәктәп тормышына мораль яктан әзерләү хакында сөйләде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Юрий Зинченко искәрткәнчә, ата-аналарга балага үз эшчәнлеген үзләре координацияләргә өйрәнергә рөхсәт итәргә кирәк. «Ата-аналар тарафыннан баланы түбәндәгеләргә әзерләү бик тә мөһим: бер яктан, ул инде хәзер зур үсте, мәктәпкә укырга бара, икенчедән, уку эшчәнлеге – ул уен түгел, ә белем алу һәм кагыйдәләрне үтәү аша үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге», - диде ул.

Аның сүзләренчә,  җитди сәбәпләр булмаганда баланы ачуланырга кирәкми.

Башлангыч мәктәптә уку процессы иң мөһим компетенция санала, бала укучы булырга өйрәнә. «Шуңа күрә беренче елны процессның үзенә, баланың тырышлыгына, биремнәрне күпме вакытта үтәвенә (һ.б.) игътибар итәргә кирәк», - диде психолог.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot