news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психик тайпылышлары булучылар саны артты - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

Татарстанда өч ел эчендә психик тайпылышлары булучылар саны 7 процентка арткан.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстанда өч ел эчендә психик тайпылышлары булучылар саны 7,2 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч- психиатры Татьяна Гурьянова җиткерде.

“Һәр елны психик тайпылышлы авырулар белән 8-8,5 мең кеше интегә. Без пациентларның табибларга баруларына ярдәм итәргә тиешбез”, - дип билгеләп үтте Татьяна Гурьянова.

Психик авырулар буенча инвалидлар саны күп. Узган ел Татарстанда 36 561 инвалид кеше исәпләнгән. Табиб сүзләренчә, һәр елны беренче тапкыр инвалидлык төркемен ачыклау буенча 1200-1300 кеше тикшерелә.

“Татарстанда бу елларда психик тайпылышлары булучылар саны 7,2 процентка артты. Бу ни дигән сүз? Белгечләргә соңлап мәрәҗәгать итүме бу, авырулар бездән куркып соңлап килү нәтиҗәсе, димәк”, - дип сөйләде белгеч-психиатр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot