news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Психиатрия хастаханәсе бүлеге элекке җитәкчесенә шартлы срок һәм 300 мең штраф билгеләнде

Башкаланың Яңа Савин районы суды Злата Зөлкәрнәеваны мошенниклыкта, ришвәт алуда гаепле дип тапты.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Суд Татарстан психиатрия хастаханәсе бүлегенең элеккегеге җитәкчесенә шартлы срок һәм 300 мең сум штраф билгеләде. Бүген Казанның Яңа Савин районы суды Татарстан психиатрия хастаханәсе бүлегенең элеккегеге җитәкчесен мошенниклыкта, ришвәт алуда гаепле дип тапты. Суд аны шартлы рәвештә дүрт елга хөкем итте.

Алдан “Татар-информ” Злата Зөлкәрнәеваны ялган белешмәләр биргән өчен хөкем итәләр, дип хәбәр иткән иде.

Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре билгеләгәнчә, бүлек җитәкчесе шизофрения, эпилепсия һәм психик тайпылышлы авыруларга алар сәламәт диеп белешмәләр биргән. Авыру кешеләр әлеге белешмә нигезендә теләсә-нинди эшкә урнашау мөмкинлегенә ия була.

Шулай ук Зөлкәрнәева пациентларга 50 мең сумга инвалидлык төркемен эшләп биргән. Соңыннан исә ул кешеләр аны закон нигезендә түләүсез дә ала алганлыкларын белгән.

“Зөлкәрнәевага гаеп биш җинаять буенча белдерелде. Ул аларның берсе буенча да гаебен танымады. Моннан тыш, гаепләнүче судка үзенең бернинди ришвәт алмаганлыгын әйтте. Алган акчалар алар бурыч, дип белдерде. Әмма суд Зөлкәрнәева һәм зыян күрүчеләр арасында бурыч буенча берни дә тапмады”, - диде Казанның Мәскәү районы суды прокуроры ярдәмчесе Александр Леонов.

Шартлы срок һәм штрафтан тыш , Зөлкәрнәевага өч ел дәвамында табиб эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйдылар.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot