news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апрельдә Казаннан Геленджикка туры рейслар ачыла

Апрельдә Казаннан Геленджикка туры рейслар ачыла
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең Red Wings авиакомпаниясе 30 апрельдә Казаннан Геленджикка туры рейслар ача. Рейслар атнага ике тапкыр ясалачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте.

«Пассажирларга Россиянең SSJ-100 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбедә 6.15 сәгатьтә планлаштырылган», - диелә хәбәрдә.

Яңа маршрут шулай ук Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә яшәүчеләргә Кара диңгез буена берничә сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар өчен бу Үзәк Россиядә бер очкычтан икенчесенә күчеп утыруга караганда уңайлырак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot