news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Провизорларны әзерләү системасында “Хастаханә фармацевты” белгечлеген кертү мөһим

Бүген Казанда “Фармацевтларны дипломнан соң әзерләү сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда “Фармацевтларны дипломнан соң әзерләү сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университетының фармация кафедрасы оештырды.
Фармация кафедрасы мөдире Светлана Егорова үз чыгышында әйтеп үткәнчә, фармация кафедрасы провизорларның үз эшчәнлегендә куллана торган опека мәсьәләләрендә белемнәрен камилләштерүгә әһәмият бирә. Билгеле булганча, хәзер авыручылар табиблар ярдәменнән башка дәваланырга гадәтләнгән. Шуңа күрә алар, даруханәләргә барып, нинди даруны сайлап алырга кирәген шунда эшләүче провизорлардан, фармацевтлардан сорарга күнеккән. Даруханәләрдә рецептлардан башка сатыла торган препаратлар саны көннән-көн арта. Бүген алар - сатылган даруларның 40 процентын тәшкил итә. Бу нисбәттән провизор авыру кешегә тиешле консультация, киңәш бирүне үз өстенә ала. Ә шуның өчен дипломнан соң провизор белемен күтәрү, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту актуаль мәсьәлә булып кала.
Җыелышта әйтелгәнчә, бүген фармация эшчәнлеге белән фармация өлкәсендә белеме булган һәм өзлексез профессиональ белем алучы белгечләр шөгыльләнергә тиеш. Кызганычка, эш белән тәэмин итүчеләр үз эшчеләренең профессиональ яктан үсүендә кызыксынмый. Алар өчен дарулар сатудан алынган табыш күләме мөһим. Шуңа күрә сәламәтлек саклау өлкәсенә караган законнарда фармациянең урыны анык билгеләнергә тиеш.
Бүгенге көндә Россиядә фармация өлкәсендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, камилләштерү, белем бирүне үстерү мәсьәләләре актуаль булып кала. Дипломнан соң белем бирүдә төп проблема - фармация өлкәсендәге белгечлекләр һәм вазифалар номенклатурасына караган норматив документларның камил булмавында. Мәсәлән, “Фармация өлкәсендә технология” белгечлеген даруларны җитештерүчеләр дә, аларны сатучылар да ала. Халык саны зур булмаган территорияләрдә урнашкан даруханә провизоры нинди белгечлек алырга тиеш – анысы да аңлашылмый. Бәләкәй шәһәрчектә яки бистәдә эшләүче провизор берүк вакытта оештыручы да, технолог та, фармакология һәм фармакогнозия буенча белемгә ия булырга тиеш. Хастаханәдә урнашкан даруханәдә эшләүче провизорның да эше аерым игътибарга лаек. Монда эшнең үз үзенчәлекләре бар. Ул күбрәк реактивлар белән эш итә, шуңа күрә аның химия өлкәсендә белеме зур булырга тиеш. Аның өчен “Хастаханә фармацевты” белгечлеген кертү максатка ярашлы булыр иде. Дипломнан соң әзерләү кысаларында белгечләрнең мәгълүматлаштыру өлкәсендәге белемнәрен күтәрү кирәклеге дә бүген көн кебек ачык.
Конференциядә шулай ук халыкны дарулар белән тәэмин итүдә этика нормаларын үтәү, Казан дәүләт медицина университетында провизорларны дипломнан соң әзерләү, төбәктә дарулар сыйфатын тәэмин итүнең гамәли аспектлары, дару итеп кулланыла торган үсемлек чималы һәм фитопрепаратларны стандартлаштыру ысулларын камилләштерү һәм башка мәсьәләләр каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot