news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецкида Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә Габдулла Тукай исемендәге татар телен өйрәнү төркеме укучылары Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар шулай ук Новосибирск шәһәрендә узган VII Бөтенсебер Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады. Бәйгедә Мөхәммәдрәсүл Сәфәров беренче урынны яулады, шулай ук Абдулла Сәфәровны да мактаулы өченче урынга лаек булуы белән котладылар.

Түгәрәк өстәл РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot