news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Процент ставкасы арту сәбәпле, Татарстанда ипотека кредитлары саны кимегән

Россия Финанслар министрлыгы фаразлары буенча, 2024 елга ипотека кредитлары буенча процент ставкасының уртача дәрәҗәсе 7,9 процент тәшкил итәргә тиеш.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Агымдагы елда процент ставкасы арту сәбәпле, Татарстанда беренче яртыеллыкта ипотека кредиты динамикасы түбән тәгәрәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Татарстанда торак сатып алучы кешеләрнең күбесе моны ипотека кредиты ярдәмендә гамәлгә ашыра. Узган ел 54 783 кеше ипотека кредитлары алган, үсеш – узган елга карата 26 процент. Гомуми күләмдә 95 млрд сум акча җәлеп ителгән, уртача процент ставкасы 9,53 процент тәшкил итә”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр мәгълүматларына караганда, быел ипотека кредиты күләме берникадәр кимегән. Алты ай эчендә нибары 20 216 ипотека кредиты рәсмиләштерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19,4 процентка кимрәк. Агымдагы елның июнь аенда уртача исәпләнгән ставка 10,26 процент тәшкил итте, шул исәптән беренчел базарда торак сатып алуга кредитлар буенча – 9,4 процент.

“Процент ставкасы 0,63 процентка артты. Тулаем алганда, милли проект күрсәткечләре ел саен процент ставкасы буенча үзгәрүне күздә тота. 2019 ел ахырына уртача ставка 10,1 процент булырга тиеш, ә 2020 елда – 9,6 процент. 2024 елга ипотека кредитлары буенча процент ставкасының уртача дәрәҗәсе 7,9 процент тәшкил итәргә тиеш”, - дип искәртте Ирек Фәйзуллин.

Республика социаль ипотека программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 838 фатирлы 165 йорт төзү планлаштырыла. Август уртасына алынган мәгълүматларга караганда, гомуми мәйданы 147,8 мең квадрат метр булган 2553 фатирлы 73 йорт файдалануга тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100