Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Простоквашино" мультфильмының яңа серияләре кайчан чыгачагы билгеле булды
Танылган "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак.
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). “Союзмультфильм” “Простоквашино” мультфильмының яңа сериясе чыгуын хәбәр итә. Танылган “Простоквашино” мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак.
“Беренче алты минут (һәр серия 6 минут бара) 2018 елның гыйнвар ахырына әзер була”, – дип җиткергән студия директоры Борис Машковцев ТАСС агентлыгына интервьюда, дип хәбәр итә “Известия” .
Машковцев сүзләренчә, соңгы ун елда технологияләр шактый алга киткән һәм бу шул исәптән анимациягә дә кагыла. “Хәзер анимация компьютер графикасы алымнары белән эшләнә, шулай да ул тамашачыга ясалган классик формада булып күренә”, – дип җиткергән “Союзмультфильм” директоры.
Танылган мультсериалда барлыгы 30 серия булачак. Төп персонажлар шулар ук кала, әмма кайбер сюжет линияләре заманча була, дип билгеләп үткән Машковцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз