Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңгыр канализациясен ремонтлау сәбәпле, Казанда Универсиада проспектын яптылар
Яңгыр канализациясен ремонтлау сәбәпле, Универсиада проспекты ябылды. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
Танк боҗрасы янында торбаүткәргечтә авария кичә кич булган. Проблеманы бетерү өчен шәһәр хезмәтләре оператив рәвештә ремонтка эшләренә керешкән.
«Дүшәмбе иртәсенә әлеге урыннан тоткарлыксыз үтүне тәэмин итү өчен барысы да тизләтелгән тәртиптә башкарылачак. Ремонт эшләре барган вакытта бу участокны Оренбург тракты яки Даурия урамы буйлап әйләнеп узарга киңәш итәбез», – дип белдерделәр комитетта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз