news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ПроРок” фестивалендә катнашучылар – “Татар–информ” агентлыгында кунакта

“Татар–информ” агентлыгы сайтында трансляция 14.00 сәгатьтә башлана

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген 14.00 сәгатьтә “Татар–информ” агентлыгында “ПроРок” фестивалендә катнашучылар белән онлайн режимында видеоконференция узачак.
Студиянең кунаклары – “Мураками” төркеме солисты Диләрә Ваһапова, “Дом Кукол” төркеме директоры Денис Осипов, “ПроРок” фестивален оештыручы Илдус Шакирҗанов, Рок мәктәбе җитәкчесе Айрат Яруллин һәм башкалар.
Искәртеп узабыз, 31 гыйнварда Казанда яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән беренче “ПроРок” рок–фестивале узачак.
Фестивальдә Казанның иң яхшы рок–коллективлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100