Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Белоцкая 95 яшьек юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Егоровна Белоцкая бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: шәхси архивтан
«Галина Егоровна 1931 елның 9 мартында Киров өлкәсендә туган. Җиде класс тәмамлаган. Сугыш вакытында һәм аннан соң колхозда эшләгән. 1955 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән Казанга күченгән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
1961 елда Белоцкая танк училищесына урнаша. 1962 елда 101нче балалар бакчасында пешекче булып эшли башлый, 80 яшенә кадәр 50 ел шунда хезмәт куя. Ветеранның балалары юк, ялгызы гомер итә. 2025 елда Белоцкая Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында һәм парадта булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз