news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокурор мәдәният хезмәткәрләренә тел өлкәсендәге вазгыятьне куертмаска кушты

Илдус Нәфыйков экстремизм юнәлешендә эш алып баручылар җавапка тартылачак, дип кисәтте.

Прокурор мәдәният хезмәткәрләренә тел өлкәсендәге вазгыятьне куертмаска кушты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Милли һәм экстремистик оешмалар тарафдарларының тыныч вазгыятьне какшатырга омтылышлары сизелә. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратура коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. Ул мәгариф системасындагы процессларны тәртипкә китерү буенча үткәрелгән эшне ялгыш аңлаучылар турында сүз баруын әйтте.

Илдус Нәфыйков белдерүенчә, андыйларның эшчәнлеген дәүләт һәм муниципаль түрәләр, кайбер сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренең хуплавы борчый. "Кисәтеп куям: бу юл - билгесезлеккә илтә. Экстремистик күренешләргә юл куймаячакбыз, җавапка тартырга да бик мөмкинбез, катгый эш итәчәкбез" ,- дип белдерде.

"Экстремизм һәм террорчылыкны тамырдан корыту - көнүзәк бурыч. Прокурорлар закон бозылуның 6 меңнән артык очрагын ачыклады, хокук сакчылары күзәтчелеге нәтиҗәсендә 3,5 меңнән артык акт кабул ителде. Бу юнәлештәге җинаятьләр буенча 28 эш судларга юлланган, 61 кеше хөкем ителгән", - диде Илдус Нәфыйков.

Прокурор Интернет челтәрендәге тыелган контентка керү юлын ябу буенча 2 меңнән артык мәгълүмат юлланганын әйтте. "Хәзерге вакытта профилакатик чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, шул исәптән иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни чаралар уздыру объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорчылыктан саклау белән бәйле чаралар. Шулай ук дөнья чемпионаты көтелү белән бәйле рәвештә, транспорт инфраструктурасы объектлары тикшереләчәк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100