news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокурор Бөгелмәдә укытучы һәм укучы арасындагы низагның аудиоязмасын тикшерергә кушты

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алдында язманың дөреслеген, низагта катнашучыларның шәхесен һәм әлеге вакыйганың башка нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Бөгелмә мәктәбендә укытучы һәм укучы арасында чыккан низагның аудиоязмасын тикшерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге язмада педагог яшүсмерне мыскыл итә һәм аңа яный дип фаразлана.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алдында язманың дөреслеген, низагта катнашучыларның шәхесен һәм әлеге вакыйганың башка нечкәлекләрен ачыклау, шуннан соң аңа хокукый бәя бирү бурычы тора.

«Моның нигезе булган очракта, прокурор тарафыннан законлы чаралар күреләчәк», - диде Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100