Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратурада Сәйфихан Нәфиев исемендәге бүлмә-музей булачак
Аңа кагылышлы әйберләрне җыю буенча акция игълан ителде
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). 22 ноябрьдә Татарстаның элеккеге прокуроры, якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу көне узачак. Чүпрәле районы прокуратурасы бинасында аңа багышланган бүлмә-музей ачылачак, дип игълан итте төбәкнең “Туган як” газетасы.
Сәйфихан Нәфиевның тормыш юлы һәм прокуратура органнарындагы хезмәт еллары турында бүген шактый экспонатлар - фотосурәтләр, документлар, шәхси әйберләре - тупланган. Аңа кагылышлы материалларны җыю буенча республикада акция игълан ителде. Аларны бүлмә-музейга тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен Чүпрәледәге телефон: 2-24-87, электрон почта: radifsubaev@yandex.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз