Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратурада арзанлы авиабилетлар белән бәйле мошенниклык схемасы турында кисәттеләр
Татарстан Республикасы прокуратурасында мошенникларның яңа схемасы турында хәбәр иттеләр: кешеләрне арзанлы авиабилетлар вәгъдә итеп алдыйлар.
Ведомствода аңлатуларынча, схема ике этаптан тора. Башта мошенниклар социаль челтәрләрдә рейска ташлама алырга теләүче кешеләрне таба һәм субсидияле билетларын сатып алырга тәкъдим итә. Алар моны корбаннарга үзләре оча алмау сәбәпле билетларын сатарга мәҗбүр булулары белән аңлата.
Шуннан соң билетны корбанның исеменә яңадан рәсмиләштерәләр. Моның өчен сатып алучыга документларының фотографиясен һәм комиссия, билет бәясенең бер өлешен яки тулы бәясен җибәрергә кушалар. Акча килү белән, мошенниклар корбан белән язышкан чатны юкка чыгара һәм корбанны блокировкалый.
«Авиабилетларны башка кеше исеменә рәсми рәвештә яңадан теркәү мөмкин түгел. Моннан тыш, бу процедураны интернеттагы таныш булмаган кешеләргә ышанып тапшырырга ярамый», – дип ассызыкладылар прокуратурада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз