Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура Татарстан фирмасын хезмәт хакы буенча миллион сум бурычын түләргә мәҗбүр итте
Татарстан прокуратурасы Лениногорск районында җирле фирманы өч хезмәткәргә эш хакы буенча миллион сум бурычын түләргә мәҗбүр итте.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерүне район кешесе мөрәҗәгать иткәннән соң үткәргәннәр. Ачыкланганча, өч хезмәткәр хезмәт килешүеннән башка гына эшләгән, әмма эштән җибәрелгәннән соң аларга тиешле акчаларын һәм компенсацияләрен түләмәгәннәр.
Эшчеләр алып бетермәгән акчаларның гомуми күләме миллион сум тирәсе тәшкил иткән. Фирманың генераль директорына ике беркетмә төзегәннәр, ә хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз