news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура ярдәмендә Казанда ветеранның электр өчен түләгән акчасы яңадан исәпләнгән

Идарәче компания сугыш ветеранына электр энергиясе өчен счетны өч ел буе югары коэффициент буенча исәпләгән.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Прокуратура ярдәмендә Казанда Бөек Ватан сугышы ветеранының электр энергиясе өчен түләгән акчасын яңадан исәпләгәннәр. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Прокуратура ачыклаганча, ветеран яши торган фатирда электр энергиясен исәпли торган счетчик куелмаганлыктан, идарәче компания 2017 елдан бирле аңа электр энергиясе өчен счет-фактураны югары коэффициент белән исәпләп җибәргән.

Күзәтү ведомствосы тикшергәннән соң «УютСервис» идарәче компаниясе ветеранның электр энергиясе өчен түләгән акчасын яңадан исәпләгән һәм аның фатирында электр энергиясен исәпли торган счетчик урнаштырган.

Ветеранның фатирында шулай ук үзәктән җылыту батареяларын да алыштырырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100