Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура хәрби операциядә һәлак булган татарстанлының улына 3 млн сум түләтүгә ирешкән
Татарстан Прокуратурасы махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең 22 яшьлек улына 3 млн сумнан артык түләүне алуга ирешергә ярдәм иткән. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы сайтында хәбәр ителә.
ТР Саба районы прокуратурасы үткәргән тикшерү материаллары буенча, яшь егетнең әтисе 2023 елның апрелендә һәлак булган дип танылган. Шуңа да карамастан, хәрби операциядә катнашучының улына бер мәртәбә бирелә торган пособие, иминият тәэминаты рәвешендәге түләүләр, шулай ук федераль түләү бирелмәгән, барлык түләүләр нигезсез рәвештә мөрәҗәгать итүченең әбисенә, бабасына һәм энесенә генә күчерелгән.
Иминият компаниясе бу карарны яшь кешенең суд карары чыккан вакытта инде эшләве белән аңлаткан. Әмма, күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, әтисе һәлак булган дип танылган вакытта егет техникумда укыган һәм аның тәрбиясендә булган.
Туганнары яшь егеткә ирекле рәвештә акча күчерүдән баш тарткан. Ул вакытта прокуратура судка җавап бирүчеләрдән нигезсез килгән сумманы түләтү турында дәгъва юллаган. Дәгъва таләпләренең гомуми суммасы 3,3 млн сум тирәсе тәшкил иткән.
«Мөрәҗәгать итүченең хокуклары үтәлде - сумма тулы күләмдә түләнде», - диелә ТР Прокуратурасы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз