news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Вьетнам базары эшчәнлеген туктатуны таләп итә

Объект склад бинасы сыйфатында гына файдаланыла ала

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанның Совет районы прокуратурасы "Витарус" базары эшчәнлеген туктату турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарткан суд карарына карата дәгъва белдерде, дип хәбәр ителгән ТР прокуратурасы сайтында.

Район күзәтү органы төбәк Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән бергә объект - Казанның Журналистлар урамында урнашкан өч катлы склад комплексыннан файдаланган вакытта шәһәр төзелеш законнары үтәлешен тикшергән. Төзүче әлеге бинадан "Витарус" базары сыйфатында файдалана, аның гомум мәйданы 11305 квадрат метрны тәшкил итә. Анда ваклап сату белән шөгыльләнүче 185 шәхси эшмәкәр урнашкан. Шул ук вакытта объекттан файдалануны рөхсәт итүче документлар юк, бу РФ Шәһәр төзелеше кодексына каршы килә. Шуңа бәйле рәвештә, төзүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.5нче маддәсе 5нче часте ("Капиталь төзелеш объектыннан файдалануга тапшыру рөхсәтеннән башка файдалану") буенча административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынган.

Тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура Казанның Совет районы судына "КФБ" ҖЧҖ директоры Михаил Фроловны объектны файдалануга тапшыру турында рөхсәт алганчы, "Витарус" базары сыйфатында кулланылучы склад бинасыннан файдалануны туктатуны таләп итү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта күзәтү ведомствосы судтан дәгъва каралганчы сәүдә объекты эшчәнлеген туктатып торуны сорады.   

2015 елның февралендә суд, прокуратура дәлилләре белән килешмичә, дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартты. 2015 елның 12 мартында прокуратура, суд карарына риза булмыйча, аппеляция тәртибендә аңа карата дәгъва бирде.

Прокуратура акты хәзерге вакытта тикшерелә.                                                              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100