Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура Васильевода этләрне күпләп ату турындагы мәгълүматны тикшерә
Социаль челтәрдә Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә этләрне ату турында мәгълүмат чыкты.
Автор сүзләренчә, 23 декабрь төнендә бистәгә номерсыз машина килгән. Автомобильдән чыккан кешеләр этләрне күпләп ата башлаган. Бары тик бер эт кенә исән калган, анысы да яраланган.
«Яшел Үзән прокуратурасы хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү турындагы мәгълүматны тикшерүне оештырды. Полициягә бу хәлнең шартларын ачыклау һәм инцидентка катнашы булганнарга карата процессуаль карар кабул итү йөкләнгән», - дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз