Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура вәкиле Александр Цеханович: Балалар суга батканда, гел бер сценарий күрәбез
Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Александр Цеханович әйтүенчә, балалар суга бату очракларын тикшергәндә, гел бер үк сәбәпләр күзәтелә.
«Балаларның сулыкларда һәлак булуына бәйле мәсьәлә актуальлеген югалтмый. Кызганыч, җәен балалар суга батып үлгән очраклар ел саен күзәтелә. Җиһазландырылмаган пляжларда коену яки янәшәләрендә олылар булмау аркасында бәхетсезлек очраклары килеп чыга. Без гел бер үк сценарий күрәбез», – диде Александр Цеханович һәм ата-аналарны игътибарлы булырга өндәде. «Ата-аналар көн саен куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатып торырга тиеш», – диде ул.
Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев 2025 елда балигъ булмаган балалар катнашында сулыкларда 7 бәхетсезлек очрагы теркәлүен, 4 бала үлгәнен әйтте. 2024 елда 8 бәхетсезлек очрагы булган, 5 баланың гомере өзелгән. «Казанда 2025 елда бер бала үлгән, икесен коткарганнар. Яшел Үзәндә ике бала коткарылган, Мамадыш районында, Сабада, Тукай районында үлүчеләр булды. Сәбәпләре бер – балаларның сулыкларда олылардан башка булуы, коенырга яраклаштырылмаган урыннарда су керүе», – дип сөйләде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз