news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Менделеевскида балалар төшеп үлгән кое өчен кем җавап бирүен ачыклады

Менделеевскида «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе АҖ балансындагы ачык коега ике бала төшеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прокуратура коеның шәһәрне су белән тәэмин итү системасының бер өлеше икәнен һәм капкачы булмавын ачыклаган. Күзәтү ведомствосы мәгълүматлары буенча, капкачның юклыгы фаҗиганең төп сәбәбе булган һәм бу оешманың җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәве турында сөйли.

Тикшерү материаллары буенча «Ике һәм аннан да күбрәк затның үлеменә китергән иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Фаҗига 4 гыйнварда була: тау янындагы ачык коеда ике кечкенә баланы табып алалар. Алар тау шуганда коега төшеп киткән булырга мөмкин дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot