Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура укучыларның шәхси мәгълүматын мәктәп сайтында урнаштыру буенча тикшерү үткәрә
Мәктәп укучыларының һәм әти-әниләренең исем-фамилияләре, ИНН һәм иминият пенсия таныклыклары мәгълүматлары интернетта күрсәтелгән.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). ТР прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча прокуратура интернетта (Татарстанда кайбер мәктәпләрнең шәхси сайтларында) укучыларның һәм әти-әниләренең персональ мәгълүматларын урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Мәктәп укучыларының һәм әти-әниләренең исем-фамилияләре, ИНН һәм иминият пенсия таныклыклары мәгълүматлары, шулай ук яшәү, эшләү урыннары, туу турында таныклыклары, буй озынлыгы һәм гәүдә авырлыгы турында мәгълүмат урнаштырылган булган.
Тикшерү барышында хокук ягыннан мәктәпләрнең җаваплы кешеләренең, законсыз рәвештә персональ мәгълүматларны урнаштыруда гаепле булучыларның гамәлләре каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз